Бертөркем райондашларыбыз нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары белән бүләкләнде.
Төзелеш өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Фагыйль Гафиулла улы Шәфигуллин Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
* * *
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте хисапчысы Гөлфия Газизулла кызы Шәрипова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Уңыш» җәмгыятенең баш икътисадчысы Раушания Тимерхан кызы Галиәхмәтова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен «Смәел» җәмгыяте тракторчысы Семен Гаврилович Тарасов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен «Татарстан» җәмгыяте сыер савучысы Рәдифә Габдуллаҗан кызы Мәннәпова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
* * *
Җәмәгать туклануы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Чәй йорты» кондитеры Дамира Ягъфәр кызы Мәгъсүмова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
* * *
Район үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Арбор авылыннан хезмәт ветераны Дамир Зыятдин улы Низамов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
* * *
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен «Смәел» җәмгыяте бозау караучысы Светлана Григорьевна Тарасова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев