Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Безнең яшәү бары каралама»

Алтынсу сары көзләрдә танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы, гомумән киңкырлы шәхес, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 12 октябрьдә мөхтәрәм райондашыбызга 80 яшь тула.

Гарифҗан Садыйк улы Мөхәм-мәтшин – бик күп шигырьләр, китаплар, алтмышлап җырлар авторы булуы белән дә Балтачыбызны еракларга таныткан кеше. Рөстәм Яхин иҗат иткән бәгырьләргә тия торган «Керим әле урманнарга» җыры үзе генә дә ни тора!

Гарифҗан ага сугыш чоры баласы, 1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында дөньяга килә, туган авылында җидееллык мәктәпне, аннан Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, аннан Мамадыш районында укыта, 1968 елда Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, 1975-77 елларда Яңгул урта мәктәбе директоры була. 1977 елның июлендә Г.Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1991 елдан район хакимияте башлыгы урынбасары. Ул эшләгән елларда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелде, район тулысынча газлаштырылды, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килде, тәүге мәчетләр салынды. Һөнәре буенча укытучы булган күркәм шәхесебезне, РСФСРның халык мәгарифе отличнигын, Татарстан Мәгариф министрлыгының Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен билгеләре иясен, Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесен әнә шундый игелекле, мәгънәле, район тарихына тирән эз калдырырлык эшләре бизи. Гарифҗан Мөхәммәтшинның тагын бер титаник хезмәте – ул ике томлы Балтач энциклопедиясен төзеде, районыбыз мәчетләре тарихын язды, хәзер исә авыл тарихларын язу юнәлешендә фидакарь хезмәт куя. Яшь каләм ияләрен барлауда, үстерүдә, осталыкларын арттыруда да аның өлеше зур.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз күркәм юбилей Гарифҗан Мөхәммәтшин 80 яшьлек юбилей танылган шагыйрь