Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген - Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне

Бүген элекке хезмәттәшебез, танылган журналист, шагыйрь, күп хикәяләр, повестьлар авторы Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне.

Фәридә апа! Сезне Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрикләп, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел гүзәл зат булуыгыз белән ихтирам казандыгыз. Үткен каламегез аша үзегезне кыю фикерле һәм зирәк, нечкә күңелле шагыйрә итеп таныттыгыз. Киләчәктә дә Сезгә матур язмалар белән укучыларны сөендереп, иҗади уңышларга ирешергә насыйп булсын! Алдагы көннәрегездә нык сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, имин тормыш, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Сезнең игътибарга Фәридә ападан шигъри күчтәнәч тәкъдим итәбез.

Гамьле уйлар көлтәсе

Җилләр бөгә, карлар баса талчыбыгын,

Алар җиргә йөзен куеп ыңгыраша.

Яз җитүгә, карлар эреп, кояш чыкса,

Сыгылмалы талларың да торып баса.

Кыш дәвамы йоклый агач җегәр җыеп,

Тирән киткән тамырларын сизгер тоеп.

Тамыры нык, таза булган инсаннар да

Яши белә үз җирендә тәхет корып.

Яшәү өчен көрәш барган җиһанда

Барысының да килә өскә калкасы.

Кыюларга юллар ачык, ә мескенгә

Үз өлешен һаман тешләп тартасы.

Тыйнак булсаң, йомшак булсаң, изәрләр,

Көтүгә дә кушылмый дип сөзәрләр.

Артык чая, комагай һәм үткен булсаң,

Элек сөйгән дусларың да бизәрләр.

Сөймәгәннәрне сөярсең бервакыт,

Газиз күргән сөйгәннәрең хакына.

Телләреңне тешли алсаң аркылы,

Көләч йөздә күләгә дә яктыра.

Картлык нигә ыңгыраша көн туса,

Гарык булып тоташ сары көзләрдән.

Күңелендә иман нуры йөрткәннәре

Шифа табар догадагы сүзләрдән.

Кимсетелгән җан чыдамас нахакка,

Гаделсезлек бәгырьләрне катырыр.

Түземлекнең чиге бетсә, юашлар да

Ук булып та, туп булып та атылыр.

Хак дөреслек өсти икән батырлык,

Адәмнәрнең рух ныклыгын бәяләп.

Көчләреңне әрәм итмә явызга,

Барыбер дә ябыштырыр тигәнәк.

Шәп даруны табарсың син тән авыртса,

Җан сызлавын басар өчен дәва кайда?

Рухың синең зәгыйфь икән, файда килер

Ипләп кенә иманыңны яңартканда.

Кеше хәленә битараф зур күпчелек,

Ә бер ишен тормыш мәшәкате баскан.

Үз җегәрең артыр әле, түзем булып,

Ярдәм сорап килгәннәргә капка ачсаң.

Гел масаеп, күккә карап йөри торгач,

Ни әкәмәт, тәгәрәде баштан бүрек.

Инде хәзер хөсетләнер мал тапканга,

“Кырмыскадай” көн-төн эшләгәнен күреп.

Бурычлылар үлмәс дигән әйтемнең дә

Чын мәгънәсе бу заманда юкка чыкты.

Кредитка баткан халык чарасыздан

Җан әрнүен басар өчен шешә тотты.

Хәрәмнәрдән тыелырга чакырганда

Иң үтемле вәгазь сөйләү осталары,

Бернигә дә колак салмый, гөнаһ өсти

Мин кем диеп борын чөйгән “кашка”лары.

Тел кыскара, моң саега милләтемдә,

Я, кайсыгыз моның өчен хафалана?!

Горурлыгы уянмаган гамьсезләрнең

Милли хисе шәм шикелле сүрән яна.

Килмешәккә ярау булган әйдаман

Кадерсезгә калмас микән берзаман.

Татар булса, уңганлыгын танытып

Күкрәк киереп алга бассын яңадан!

Узгынчы җил кебек

Тәкъдирдән үртәлеп һәм әрнеп,

Тезләнеп ятарга бик җиңел.

Алга гел юл ябык күренсә,

Ике дә уйламый син чиген.

Кайвакыт җиңелү ачысы

Акылга зирәклек өстидер.

Хатасын танырга өйрәнгән

Җиңгәннән күп тапкыр көчледер.

Син кыйбла табарсың, һичшиксез,

Сыңар шәм кабынса юлыңда.

Иманлы игелек эшлә син

Җаныңны тергезү хакына.

Сынауны сыгылмый үткәрер

Аллаһның сөекле бәндәсе.

Кинәттән яшеннәр бәргәндә

Салават күперен күрәсең.

Тормышның төсләре җетерәк,

Тоталмассың барсын үрелеп.

Офтанма, кителде дип бәхет,

Һәммәсе узгынчы җил кебек.

Болытлар тарала бервакыт,

Сиңа да яктырыр күк йөзе.

Бирешмәс узгынчы хәсрәткә

Аллаһка инанган һәр кеше.

Күңел халәтең нинди?

Чәлпәрәмә килә торган булса,

Бәргән саен, күңел ватылып,

Сыгылмалы сизгерлеге белән

Наз таратмас иде, яктырып.

Күңел сызлый, әрнеп тыпырчына,

Кемдер бәрсә, юри төбәлеп.

Бәгре каты, вөҗдан керле булыр,

Йөз аклыгы җуйган бәндәнең.

Чыдам күңел таш атсалар түзәр,

Җылый-җылый үзен дәвалар.

Бинахакка камчы органнарны

Көтмәгәндә сынау сагалар.

Сират күпереннән үтәргә дә

Булышадыр күңел байлыгы.

Күпме генә дошман пычратмасын,

Калмас аңа кара ягылып.

Саф күңелле, ихлас инсаннарга

Аллаһ ярдәм итәр һәрвакыт.

Әллә каян балкып, тартып торыр

Җан сафлыгы нурлар таратып.

Сагыну

Балачагын төштә күрә

Илен ташлап киткәннәр.

Чит җирләрдә солтан булып

Тимер айгыр җиккәннәр.

Һич кенә дә оныта алмый

Тәпи баскан чирәмне.

Кендек каны тамган җирләр

Ник сызлата үзәкне?

Ташландык нигез ташының

Җаны юк, хәтер исән.

Күңелләрең актарылыр

Сагынып шунда килсәң.

Өй түрендә шомыртларның

Төбе калган караеп.

Балачак исен сеңдергән

Капка шыңшый моңаеп.

Киттегез дә, оныттыгыз

Туган-үскән җирләрне.

Нигез тамырын бетермә,

Дип шелтәли җилләре.

Көмеш чәчле олпат ирнең

Күзендә яшь тамчысы.

Бәгырь түрен савыктырып

Юшкыннарын койсачы...

Өзгәләнгән үзәгенә

Дәвасын табар микән?

Туган җирнең шифа көче

Хисләрен ефәк иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз туган көн Фәридә Шакирова