Бәрәкәтле иркен тормыш Сезгә!!!
Котлыйбыз

Бәрәкәтле иркен тормыш Сезгә!!!

Хөрмәтле Балтачлылар, Хэрмэтле якташларым-ветераннарыбыз!

Табигатьтәге кебек адәм баласының да гомере төрле фасыллардан тора. Өлкән яшьтәгеләрнең дә яшәеш дәверендә ирешелгәннәрне барлап, тормышның алтын көзен хозур кылган чагы.

Балтачлылар үзләренең ихласлыгы, бер-берләрен кайгыртып, аралашып, бердәм булып яшәүләре белән аерылып торалар. Сезнең барчагызны да Өлкәннәр көне белән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, якыннарыгыз кадер-хөрмәтендә, бәрәкәттә яшәвегезне телим!

Тирән хөрмәт белән, Таһир Һадиев


котлыйбыз өлкәннәр көне

Нет комментариев