Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзе

Бүген православие дөньясы Пасха бәйрәмен билгеләп үтә

Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Бу көн – иң якты һәм күркәм, өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята. Районыбыз авылларында да бу көн зурлап билгеләп үтелә. Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, православие районда милләтара татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, яшь буынны да яхшылыкка, ватанпәрвәрлеккә корылган гамәлләре белән тәрбияли.

Әлеге бәйрәм һәр йортка бәрәкәт, муллык алып килсен, уңышлы ел булсын, игеннәребез уңсын, бәхетле кешеләр булып, игелекле эшләргә рухланып, яңа биеклекләргә ирешеп яшәргә язсын!

 

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз