Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәмгә изге теләк: Бүген прокуратура хезмәткәрләре көне

12 гыйнвар – Россия Федерациясенең прокуратура хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!

Район прокуратурасы – хокук саклау органнары системасында аеруча мөһим органнарның берсе. Гражданнар хокукларын һәм иреген саклауга күзәтчелекне оештыруда, кешеләрнең законга ышанычы, хокук культурасын һәм закон таләпләрен үтәүне формалаштыруда күбесе сезнең һөнәри осталыкка бәйле. Кешеләр язмышына кагылучы мәсьәләләрне хәл иткәндә сезгә таләпчәнлек һәм игътибарлылык, гаделлек һәм гуманлылыкны тәңгәлләштерергә туры килә һәм бу эшчәнлек хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Сезгә киләчәктә дә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Закон сагында торучылар исеме сезгә көч, энергия һәм катлаулы һөнәри бурычларны хәл иткәндә күңел күтәренкелеге бирсен!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура котлау сүзе