Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Дөнья ямьле – парлы булсаң!

Нормада яшәүче Исхаковлар гаиләсендә бер көндә ике бәйрәм иде. Аның берсе – гаилә башлыгы Мөхәрләм абыйның 90 яшьлек олуг юбилее булса, икенчесе – Флера апа белән парлы тормыш коруларына 65 ел.

«Безнең балачак бик авыр елларга туры килде. Ачлык, ялангачлык, ятимлек...», дип хатирәләренә бирелә юбиляр һәм туктап кала. Әйе, ачлык якасыннан тоткан мәлләре була алар гаиләсен, тик гомерләре бетмәгәч, яшәү насыйп була.

– 4 сыйныфтан соң Сабага урман кисәргә җибәрделәр, шул еллар күңелгә иң авыры булып кереп калды, – ди Мөхәрләм абый. Авыр хезмәт белән башланып киткән хезмәт сукмагында бар төр эшләрне дә башкара ул, эштән курыкмый торган ир була, гомерлек яры Флера апа белән парлашып та хезмәт куялар. Җәен Мөхәрләм абый сарык көтүе көтсә, көтүдән кергәч Флера апа белән бергәләп шуларны карыйлар. Нинди генә эштән дә куркып тормыйлар, һәрбер хезмәттә үрнәк булалар. Флера апа да Норма авылы кызы. 7 сыйныфтан соң терлекчелектә эшли башлый һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Эшендә гел алдынгы хезмәткәр була, җитәкчелек шуны бәяләп, Флера апага орден-медальләр дә тапшыралар.

Исхаковлар дүрт балага тормыш бүләк итәләр, ләкин бер кызлары инде янәшәләрендә юк. – Балалар кечкенә дип тормадык, гел эштә булдык, аларны карарга әниебез Фатыйма ярдәм итте, – ди Мөхәрләм абый. Өйгә кайткач та сыер, бозау, сарыклар көткән аларны, шуңа да гомерләре буе авыр хезмәттән курыкмый, хәләл көчләре белән тапкан малларына сөенеп, шөкер итеп яшәгәннәр.

Бүгенге көндә өлкәннәр уллары Фәрит белән киленнәре Фәния тәрбиясендә яши. Кызлары Халидә апа тормыш иптәше Рафаэль белән Кариледә, икенче кызлары Халисә тормыш иптәше Рифат белән Нөнәгәрдә яши.           – Үзебезгә кунакка алып китсәк тә бездә торырга риза түгел алар, хәзер өйләренә кайтып китәргә ашыгалар, чөнки биредә аларга кадер-хөрмәт бик зурдан, шуның өчен дә без бик рәхмәтле, – диләр Халидә һәм Халисә апалар.

Мөхтәрәм өлкәннәрне котларга килгән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Тимирязев исемендәге җәмгыять һәм Норма авыл җирлеге белгечләре, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, «Наз» үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова аларга сәламәтлек, тигез картлык һәм имин көннәр теләп, бүләкләр тапшырдылар. Истәлекле бәйрәмнәре уңаеннан җиткерелгән һәрбер изге теләккә Мөхәрләм абый белән Флера апа үзләре дә матур теләкләрен ирештереп, эшләгән елларыбызны онытмаган өчен рәхмәт сезгә, дип сөенделәр.

Кунакларны озатканнан соң икәүләп намазга басты алар. Мөхәрләм абый таҗлы вирус баш калкытканчы мәчеткә дә йөргән әле, тик аннан соң туктаган. Парлы картлыкта бер-берсе өчен терәк һәм таяныч булган, үрнәк балалар үстереп, аларның бүгенге тормышларына сөенгән Флера һәм Мөхәрләм Исхаковларга әле тагын күп язлар, җәйләр, көзләр һәм кышларны бергәләп каршы алырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз 90 яшьлек олуг юбилей