Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Сезнең иҗат – яраттыра белә торган, чит илдәге милләттәшләребезне дә куандырган, татар теле һәм моңы белән дөньякүләм әдәбиятта һәм мәдәнияттә үз урынын тапкан иҗат ул, мәңге шулай дәвам итсен.

Хөрмәтле Гарифҗан Садыйкович! Күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Үткәндә кылган изге, игелекле гамәлләрегез барыр юлларыгызны бәрәкәт-ләндерсен, көйләргә салынгын җырларыгыз тормышыгызны бизәсен, гомер юлдашыгыз Асия ханым белән балаларыгыз бәхетенә кинәнеп, оныкларыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, мәңге бәхетле яшәгез! Иҗатыгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, җанга рәхәт робагый-шигырьләрегез яшәү рухын арттырсын, туган телебезне саклап калуда кылган гамәлләрегез, үтемле фикерләрегез мәңгелек нур булып балкысын! Тарихи язмаларыгыз киләчәк буыннарга барып җитеп, мәшһүр исемегезне рәхмәтләргә күмсен! Исәнлек-саулык белән, озын гомерле булып, мул, имин тормышта таза-тыныч яшәүләр насыйп булсын!

Халкыбызның данлы һәм фаҗигале үткәне, бүгенге хыял-омтылышлары турында уйланулары, яшьлек, мәхәббәт, дуслык, тугрылык хисләре чагылышы белән сугарылган шигырьләрегез, пуб-лицистик әсәрләрегез, тарихи язмаларыгыздан, тәрҗемәләрегездән тупланган китапларыгыз даими дөнья күрсен һәм һәрвакыт үз укучыларын тапсын! Сезнең иҗат – яраттыра белә торган, чит илдәге милләт-тәшләребезне дә куандырган, татар теле һәм моңы белән дөньякүләм әдәбиятта һәм мәдәнияттә үз урынын тапкан иҗат ул, мәңге шулай дәвам итсен.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз күркәм юбилей Гарифҗан Мөхәммәтшин 80 яшьлек юбилей танылган шагыйрь