Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Исемнәре мактаулы

Узган атнада медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Әлеге уңайдан «Сабантуй» ял паркында сәламәтлек сагында хезмәт куючы һәрбер хезмәткәр өчен бәйрәм чарасы үткәрелде, анда район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.

— Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сез үзегезгә якын, бик кирәкле һөнәр сайлагансыз. Сез халыкның тормышын саклап кала торган һәм һәрдаим кирәк була торган игелекле һөнәр ияләре. Мин сезгә эшегездә уңышлар, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телим, сез авырып китсәгез, без нишләрбез, — диде Рамил Рәшитович.

Бу көнне бертөркем ак халатлы шәфкать ияләренә республика һәм район тарафыннан Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Күпьеллык хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүләре өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау таныклыгы белән үзәк хастаханәнең табиб-офтальмологы Ләйлә Нурислам кызы Гайнетдинова, өлкән фельдшер Рания Мидхәт кызы Мотыйгуллина бүләкләнде.

ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Раилә Галиәскәр кызы Төхвәтуллинага, үзәк хастаханәнең поликлиника бүлеге өлкән шәфкать туташы Альбина Дамир кызы Газизовага, мәгълүмати технологияләр бүлеге җитәкчесе Фоат Фарук улы Гайнетдиновка белдерелде.

Сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә керткән зур өлешләре, озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән үзәк хастаханәнең гомуми практика табибы Вероника Аркадьевна Гыйматдинова, Түбән Ушма фельдшер-акушерлык пункты мөдире-фельдшер Людмила Викторовна Кузьмина бүләкләнде.

Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты үзәк хастаханәнең гомуми практика табибы шәфкать туташы Наҗия Гыйләҗетдин кызы Шәрәфетдиновага, пешекче Гөлнара Сәүбән кызы Бикбаевага, санитар машина йөртүче Илфат Рафис улы Котдусовка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медиклар көне