Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле өлкәннәребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!

Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!

Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен ныгыту елларын узып, тарихи традицияләрне һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез, үзегезнең аяусыз һәм тырыш хезмәтегез белән бүгенге – балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана алырлык тормыш төзедегез. Күбегез җәмәгать эшләрендә  бик актив.

Әлеге бәйрәм аша без сезгә, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә, илебез, туган республикабыз, туган җиребез һәм аның килер буыннары хакына башкарган эшләрегез өчен ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.

Алга таба да өлкән буын үзен һәрьяклап бәхетле итеп тойсын өчен бөтен көчебезне куярбыз.  Һәрбарчагызга да сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, иминлек, бәхет телим, якыннарыгызның, туганнарыгызның җан җылысын һәм игътибарын тоеп, кадер-хөрмәттә  бәхетле яшәгез!

 

Балтач муниципаль районы башлыгы: Рамил Нотфуллин.

Фото: баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз өлкәннәр көне