12 гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре көне
Рамил Нотфуллин Балтач муниципаль районы башлыгы котлый
Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу бәйрәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаучыларга, аларның мәнфәгатьләрен тәэмин итүчеләргә багышлаган дәүләт һәм җәмгыятьнең ихлас ихтирамын күрсәтү билгесе булып тора.
Көндәлек хезмәтегез белән сез законлылыкны ныгытуны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итәсез. Җинаятьчелекне кисәтү белән шөгыльләнәсез, коррупциягә каршы көрәшәсез, тормышның барлык өлкәләрендә дә җитди күзәтчелек эшләре алып барасыз, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез.
Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә җылысы, иминлек телим! Ышанычлы закон сакчылары дигән мактаулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев