Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Җәлил хәзрәт Фазлыевка 65 яшь!

Аңа бәрәкәтле, хәерле озын гомер, сәламәтлек теләп иң изге хисләребезне җиткерәбез!..??

?? Бөрбаш авылы имамы, Балтач районы мөтәвәллият рәисе, Татарстан Республикасы баш казые, күпләрнең остазы Җәлил хәзрәт Фазлыевка 65 яшь!?Аңа бәрәкәтле, хәерле озын гомер, сәламәтлек теләп иң изге хисләребезне җиткерәбез!..??

Бөрбаш авылында игенче гаиләсендә туып-үскән Җәлил хәзрәт совет заманнарыннан ук дини дәгъват алып барган мөхтәрәм зат. 20 елдан артык Балтач мөхтәсибәтен җитәкли. 2006 елдан республикабызның баш казые вазыйфасын башкара.

Күпсандагы китаплар авторы, танылган вәгазьче Җәлил хәзрәтнең нәсихәтләре Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен рухи байлык.

Җәлил хәзрәтне ихластан гомер бәйрәме белән котлап, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, ике дөнья бәхете, балалар һәм оныклар куанычы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлыйбыз җәлил хәзрәт фазлыев