Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мөхтәрәм райондашыбызның гомер бәйрәме

Алтынсу сары көзләрдә танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы, гомумән киңкырлы шәхес, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме.

Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин — бик күп шигырьләр, китаплар, алтмышлап җырлар авторы булуы белән дә Балтачыбызны еракларга таныткан кеше. Рөстәм Яхин иҗат иткән бәгырьләргә тия торган «Керим әле урманнарга» җыры үзе генә дә ни тора!

Гарифҗан ага сугыш чоры баласы, 1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында дөньяга килә, туган авылында җидееллык мәктәпне, аннан Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, аннан Мамадыш районында укыта, 1968 елда Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, 1975-77 елларда Яңгул урта мәктәбе директоры була. 1977 елның июлендә Г. Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1991 елдан район хакимияте башлыгы урынбасары.

Ул эшләгән елларда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелде, район тулысынча газлаштырылды, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килде, тәүге мәчетләр салынды. Һөнәре буенча укытучы булган күркәм шәхесебезне, РСФСРның халык мәгарифе отличнигын, Татарстан Мәгариф министрлыгының Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен билгеләре иясен, Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесен әнә шундый игелекле, мәгънәле, район тарихына тирән эз калдырырлык эшләре бизи. Гарифҗан Мөхәммәтшинның тагын бер титаник хезмәте — ул ике томлы Балтач энциклопедиясен төзеде, районыбыз мәчетләре тарихын язды, хәзер исә авыл тарихларын язу юнәлешендә фидакарь хезмәт куя. Яшь каләм ияләрен барлауда, үстерүдә, осталыкларын арттыруда да аның өлеше зур.

Барысы, барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Бөтен тормыш юлыгыз, башкарган хезмәтләрегез районыбыз белән бәйле, әле дә булса районның күркәм яшәеше, бәрәкәтле киләчәге өчен армый-талмый хезмәттә Сез. Без Сезнең белән горурланабыз, барыр юлларыгызда гел бәхетләр генә телибез! Мәңге яшәгез, иҗат итегез, мөхтәрәм шагыйребез! Күңелегез өй тирәсендә үзегез үстергән гөлбакчадай ямьле, туган якның табигатенә дан җырлавыгыздай нурлы булсын.


Халык әйтсә — уйлап әйтә,

Һәрбер сүзе хак аның,

Кая барсаң, арттан калмый

Йөрер кара сакалың.

Шулай булды.

Кара язмыш — кара сакал

Гел артымнан калмады,

Нинди генә кайнар утка,

Бозлы суга салмады.

Кайгылары, сагышлары

Һаман торды сагалап —

Язмышыма зарланмыйча

Үттем барын аралап.

Еллар узды.

Күптән инде

Кара чәчем чаларды,

Чәчләрем күк сакалым да

Көмеш кебек агарды.

Сөенеп туя алмыйм хәзер,

Барысын уйлап алам да,

Ак сакалым — ак намусым

Үзем белән һаман да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер бәйрәме