Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне белән котлады

Ватан Геройлары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау, исәннәрен һәрчак игътибар үзәгендә тоту — безнең буынның өстенлекле тарихи максаты, варислар алдындагы олы бурычы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгате чыкты.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Ватан Геройлары Көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан билгеләп үтелә. Ул төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләрендә ихлас тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган фидакарьләрне — Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылды.

Бу бәйрәмнең барлыкка килүе Россиядә 1769 елның 9 декабрендә гамәлгә куелган Изге Георгий ордены кавалерларын олылау, тәбрикләү традициясе белән бәйләнгән. Ватан каһарманнарын шул рәвешчә зурлау Россия халыкларының хәрби-патриотик һәм мәдәни мирасын буыннан-буынга тапшыру, рухи хәзинәләрнең кыйммәтен, илебезнең тарихы белән ихлас кызыксынуны арттыру һәм шанлы үткәнебез турындагы хәтер-хатирәләрне мәңгеләштерү өчен гаять мөһим.

Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерлары безнең өчен батырлык һәм кыюлык, үз-үзеңне аямыйча туган илгә хезмәт итү үрнәге булып тора.

Алар арасында Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллинның, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаевның, Мәгубә Сыртланова һәм Гази Заһитовның, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабировның, Илдус Мостюков һәм Николай Фроловның, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллинның, шулай ук башка бик күп мәшһүр ватандашларыбызның исемен зур горурлык белән атыйбыз.

Бу олуг шәхесләрнең тормышы, игелекле эшләре балаларда һәм яшьләрдә, Татарстанда яшәүче һәркемдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен бәрәкәтле җирлек булып тора. Ватан Геройлары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау, исәннәрен һәрчак игътибар үзәгендә тоту — безнең буынның өстенлекле тарихи максаты, варислар алдындагы олы бурычы.

Ватан Геройларына һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!» диелә котлауда.

Чыганак: ТИ

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батырлар көне