Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тәрбиячеләребез бүләкләнә

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау таныклыгы белән Балтач бистәсенең 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсөяр Мәхмүт кызы Әхтәмова бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү системасында ирешкән уңышлары өчен Татарстанның «Мактаулы остаз» билгесе түбәндәге остазларга тапшырылды:

Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Наил кызы Шәрәфиева;

Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсимә Фәйзелгаян кызы Габдрахманова;

Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Зәлия Илдус кызы Якупова.
Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Лилия Гаднан кызы Хәкимовага бирелде.

«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне сак-лаган һәм үстергән өчен» Татарстанның күкрәк билгесенә Карадуган балалар бакчасының музыка җитәкчесе Васильева Илһамия Таһир кызы лаек булды.

Намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы, мәктәпкәчә белем бирү системасына керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгына ия булучылар:

Кариле балалар бакчасы шәфкать туташы Резеда Рәхимулла кызы Галиева;
Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасында кер юучы Зөлфинур Юныс кызы Якупова;

Норма авылы «Тургай» балалар бакчасының хуҗалык мөдире Лилия Харис кызы Галимова.

Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Гаптелшакир кызы Галимова;

Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Илдус кызы Фатыйхова;

Салавыч балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Марат кызы Кәлимуллина;

Сосна балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсу Галләм кызы Габдрахманова;
Чутай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Бари кызы Нургалиева;

Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Чулпан Мансур кызы Һадиева;

Сәрдек балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Рафаэль кызы Җәмилева;

Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе, «Нечкәбил» сигезенче республика конкурсының «Ана һәм гаилә матурлыгы» номинациясендә катнашучы Рания Рөстәм кызы Шәймөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз