Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тауларга тиң гомер...

Сосна авылында яшәүче Разит Галиевның бүген 60 яшьлек күркәм юбилее. Туган көнен тормыш иптәше Нәсимә белән пар канатлы булып, балалар һәм оныклар хөрмәтендә каршы алуы белән икеләтә бәхетле юбиляр.

Кеше... Гомер буена акрын гына тормыш юлының бормалы борылышлары, кискен каршылыклары аша алга баручы юлчы... Беркемнең дә күңел сандыгы һәм тормыш арбасы буш түгел. Сандык шатлык- куанычлар, кайгы- сагышлар, югалтулар, табулар, үкенү һәм сагынулар белән шыплап тулган булса, арбага эскертләп өелгән. Әйе, Кеше гомере – тау кебек. Ул тау итәгендә туа да ярты гомере өскә күтәрелә, менеп җитеп, хозурланып тирә- ягына карана: бар дөнья уч төбендә кебек... Әтием, син дә бүген тау башында... Үткән юллар, истәлекләр күңелне били... Гаиләдә әни сүзе белән янәшә нык ихтыяр көчле, акыллы, юмарт йөрәкле әти сүзе дә торды.

Тормыш күгендә очарлык, биеклекләрне яуларлык көчне, сәламәт тәнне, зирәк акылны безнең күңелгә син салдың, Әти! Күңел түрендәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сүзләрен 60 яшьлек юбилей бәйрәмендә телисе килә.

“Яхшы атаның хакы 100 яхшы остазның хакыннан да олырак” – дигән әйтем бар халыкта. Кешеләрне яратырга, туганнарга туганчылыклы, һәрбер балаңа тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәнең өчен олы РӘХМӘТ! Әгәр дә безнең әйләнә- тирәбезне иң матур сыйфатлар белән бизәмәсәң, киң күңелле, илаһи рухлы булып үсәр идекме икән? Юктыр, мөгаен.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” – дигәннәр борынгылар. Пар кошлар кебек төзегән ояда бер мизгелдә дә начар сүз, гайбәт, миһербансызлык кермәде шул. Сезне тормыш арбасындагы мөнәсәбәтләрегез, янар мәхәббәтегез, хөрмәтегез ялкынында яшибез. Син: “Кеше күңел гөлләрен җуймаганда матур була” – дип кабатларга яратасың. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлар өчен, ТОРМЫШ диңгезенең бер ярыннан икенче ярына гизү кирәк булды. Тормыш шулай бит ул, кайчак тыныч кына аккан җиреннән, бусагалар өстенә барып менгәндәй бәргәләнеп каядыр ашыга башлый. Һәм күпмедер арадан соң салмак агымга күчә.

Дулкыннардан саклап, “балаларым” – диеп, сердәшче, якын дус, остаз да булган кеше бит син, Әти! Оныкларыңның иң яраткан “дәү әтиләре”, туганнарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең төгәл фикерле, җаваплы юлдашчысы да... Әни белән язмышыгызны теш белән дә өзеп алып булмый торган төен белән бәйләгәнсез. Бу төенгә балаларның язмыш җепләре дә өстәлә бара, киләчәккә вәкаләтле илчеләр булган оныкларның шат авазы да кушыла. Гомер көзенә кергәндә, кеше узган юлына йомгак ясый диләр. Ә без тәрәзәләрдән күз алмыйбыз. Чөнки кичке тынлыкта да алар нур сибәләр. Тәрәзәдә утлар бар икән, димәк, анда тормыш, тереклек бар!

Сине яратып, гомер бәйрәмең белән котлап, әниебез, кызларың-кияүләрең, улың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей