Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле Балтач халкы! Сезне ихлас күңелдән Татарстаныбызның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм.

Әлеге күркәм бәйрәм күпмилләтле республикабыз өчен гаять тә әһәмиятле.Ул милләтара дуслык-татулыкны, аңлашып яшәүне, бердәмлектә-иминлектә көч икәнлеген гәүдәләндерә. Үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, бергәләшеп эшләгәнгә күрә киң колачлы проектларны тормышка ашыра алабыз, уңышлы эшчәнлеккә ирешәбез. Авыл хуҗалыгы районы буларак, игенчелектә, терлекчелектә тотрыклы эшләүче Балтачыбыз да тататарстаныбыз белән бер сулышта яши һәм алга бара. Соңгы елда районыбыз күзгә күренеп үзгәрде, яңа биналар сафка басты, булган объектлар яңарды, халыкның тормыш-көнкүрен яхшырту юнәлешендә максатчан эшләр алып барылды. Боларның һәммәсенә дә Татарстаныбыз – республикабыз белән бер уйда, бер нияттә атлап бару бәрабәренә ирешелде.

Барлык райондашларга да ирешелгән кадәр уңышларның кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта -байлыкта бәхетле гомерләр телим. Яшәешегездә бары тик уңышлар гына насыйп булсын.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау