Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – олуг бүләкләр!

Бүләкләнүчеләрне ихлас күңелдән тәбриклибез!

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны, шагыйрь, районның Мактаулы гражданы Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

*       *       *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Яңа тормыш» җәмгыяте баш хисапчысы Илсур Мансур улы Закировка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Рәхмәтен белдерде.

*       *       *

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Айдар кызы Әхмәдиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Яшүсмерләрне физик яктан үстерү һәм районда сәламәт яшәү рәвешен ныгытуда намуслы һәм тырыш хезмәте өчен район спорт мәктәбе тренеры Фагыйль Фәләхетдин улы Гайнетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовның истәлекле бүләге һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Туган телләрне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәте өчен Урта Көшкәт китапханәсе мөдире Римма Александровна Анисимова;

– Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдәге зур хезмәте өчен Урта Көшкәт авылы «Шулдыр жыт» удмурт халык фольклор ансамбле концертмейстеры Юрий Петрович Григорьев;

– Күпмилләтле Урта Көшкәт авылында татар, рус, удмурт халкы вәкилләренең милләтара дуслыгын ныгыту юнәлешендә алып барган хезмәте өчен Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Михайлович Перфилов.

*       *       *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы һәм Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

Елена Якимовна Давыдова – «Дуслык» җәмгыяте сыер савучысы;

Резеда Миңнехан кызы Хәйруллина – «Татарстан» җәмгыяте сыер савучысы.

*       *       *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

Разил Рамил улы Низамиев – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты;

Анатолий Германович Коняев – «Борнак» җәмгыяте шоферы.

*       *       *

Авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Рәдиф Рәфкать улы Нәҗипов – «Борнак» җәмгыятенең баш инженеры;

Халид Зыятдин улы Шиһапов – «Татарстан» җәмгыяте ветераны, Почет Билгесе ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм ВДНХның бронза медальләре иясе.

*       *       *

Балтач муниципаль районы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр:

Сәйдәш Мәгъсүм улы Исрафилов – хезмәт ветераны;

Фәрит Мөбарәкша улы Мөбарәкшин – «Маяк» җәмгыяте ветераны.

*       *       *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен Балтач муниципаль районы Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

Фирдания Рафис кызы  Галләмова – «Маяк» җәмгыяте сыер савучысы;

Гөлназ Тәлгать кызы Низамова – «Уңыш» җәмгыяте сыер савучысы. 

*       *       *

Мәгариф өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешеп, иң яхшы җитәкче исеменә лаек булган һәм район башлыгы гранты белән бүләкләнүчеләр:

Гөлсинә Фаил кызы Зарипова – Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры;

Римма Наил кызы Низамиева – Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры;

Роза Николаевна Шәмсетдинова – катнаш төрдәге Балтач 4нче балалар бакчасы мөдире.

*       *       *

Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар:

Феликс Валерьевич Соловьев – район үзәк хастаханәсе табибы;

Гөлчәчәк Ришат кызы Хәкимова – район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев