Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ветераныбызга – 80 яшь!

Гомер үтә, сулар ага... Мөхтәрәм ветераныбыз, озак еллар “Хезмәт” газетасы редакциясендә эшләгән Рәфыйк ага Шәрәфиевның бүген күркәм юбилее – гомер бәйрәме!

Рәфыйк абый! Сезне чын йөрәктән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез. Гомер юлыгыз бәрәкәтле иҗатка багышланды, лаеклы ялга чыккач та каләмнән аерылмадыгыз, үткен, объектив язмаларыгыз әле дә дөнья күрә, үз укучысын таба.

Инде олыгайган көнегездә дә каләмегездән аерылмагыз, киң күңелле, ачык йөзле хәләл җефетегез белән, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп мәңге рәхәт яшәгез!


“Хезмәт”леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау