Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Якташлар котлый

– Хөрмәтле якташларым! Яңа елны каршы алырга санаулы көннәр генә калып бара. Яңа ел – ул үзенчәлекле бәйрәм, аны барыбыз да көтеп алабыз. Иң элек ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә, киләсе елда барлык гаиләләргә дә иминлек телисе килә.

Таһир ҺАДИЕВ – ТР Дәүләт Советы депутаты, Балтач районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе:
– Хөрмәтле якташларым! Яңа елны каршы алырга санаулы көннәр генә калып бара. Яңа ел – ул үзенчәлекле бәйрәм, аны барыбыз да көтеп алабыз. Иң элек ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә, киләсе елда барлык гаиләләргә дә иминлек телисе килә. Яңа ел шулай ук хезмәт коллективларында да ирешелгәннәрне бер кат барлау, йомгак ясау чоры. Ул яктан караганда, 2018 ел, миңа калса, районыбыз өчен дә, республика өчен дә начар ел булмады. Уңышлар да, истәлекле вакыйгалар да байтак булды. Заман һәрвакыт үзенең таләпләрен куя, әнә шул үзгәреш-таләпләргә яраклашып, заманнан калышмыйча алга баруыбыз безнең булганлыгыбызны күрсәтә торган әйбер. Балтач республикага күп танылган шәхесләр биргән, ничә еллардан бирле авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе булган район. Безнең горурланырлык галимнәребез дә, уңган-булган җитәкчеләребез дә, данлыклы көрәшчеләребез дә бар. Безнең туган ягыбыз милләтләр дуслыгы белән дә дан тота. Менә шушыларның барысы хакында уйланам да, якташларымның зирәклегенә, тырышлыгына чын мәгънәсендә таң калам һәм татар мохите сакланган төбәгебез бар яктан да лидерлыгын алга таба да дәвам итсен иде, дигән теләктә калам. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, бер-беребезне югалтмыйча, бәрәкәтле тормышларда яшәргә, һәрберебезгә якыннарыбызның ышанычын акларга язсын!

Әнис ГАЛИМҖАНОВ – КФУның исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институтының информацион системалар кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты:
– Кадерле райондашларым һәм авылдашларым – Чутай авылы кешеләре! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм. Без, язмыш тарафыннан вакытлыча авылыбыздан читтә яшәргә хөкем ителгәннәр, һәрвакыт сезне сагынып, сезнең яңадан-яңа уңышларыгызга куанып яшибез. Без дә үзебезнең туган җиребезгә лаеклы булырга, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Халкыбызның нигезе, милләтебезнең киләчәге бары тик туган җирдә генә икән. Тагын бер кат Яңа ел белән сезне! Яңа ел яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау