Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! Бәйрәмнәр котлы булсын!
Котлыйбыз

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! Бәйрәмнәр котлы булсын!

1 май – илебездә күп еллар хезмәт ияләренең Халыкара бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә иде.

1992 елдан исә  – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Исеме үзгәртелсә дә, 1 май төрле буын вәкилләре өчен дә язгы иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Ни дисәң дә, табигатьнең иң гүзәл мәлендә бәйрәм ителүче бу көн ничектер гомер-гомергә хезмәт бәйрәме булып, гаилә бәйрәме булып кереп калган. Бездә генә түгел, ул дөнья күләмендә дә – 142 илдә Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Тыныч, имин, мул тормышларда яшәргә язсын!

Игътирам белән "Хезмәт"леләр.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


1 май

Нет комментариев