Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Данир Сабировка туры эфирда операция ясадылар

Кай әгъзасына ни булган, тәүбә-тәүбә, дисезме?

Интсаграмдагы дуслары өчен төшергән видеосында ул махсус киемдә килеп чыга.

«Мине шулай итеп киендерделәр. Миңа түгел, ә мин кемгәдер операция ясыйм кебек», — дип шаяртты ул, һич дулкынланмыйча.

«Күзләрем, балачакта күзлек кимәү сәбәпле, тагын да начар күрә башлады, чөнки балачакта күзлектән ояла идем. Мине „Очкарик“, „Шурик“ дип үртиләр иде. Шуңа күзлек кимәдем. Хәзер дә кияргә яратмыйм. Күзлекне машина йөрткәндә, укыганда гына киям, анда да һәрвакыт түгел. Биш ел элек күзләремне тикшерткәч, табиблар, хәзер инде күз күремен кайтарып булмый, дип әйтте. Ул вакыттан бирле технологияләр алга киткәндер инде… Бүген табиблар, операциядән соң 90 процент күрәчәксең, диделәр. Әле сул күзем - 30, уңы 50 процент кына күрә», — дип сөйләде ул операция алдыннан.

Мәзәкченең көлке хәлләрне башкалардан күбрәк күрүче ике күзенә операция 22 минут дәвам итте. Ул, операциядән чыккач: «Әлегә томанлы күрәм. Операция вакытында төчкерәсем килде, әмма төчкерсәм, күзсез калырмын дип курыктым», - диде.

Иң мөһиме - күңел күзләреңә операция кирәкмәсен инде, Данир, алардан башка "лазерлаштырылгын" маңгай күзләрең дә - ботак тишеге..., дип яза Кызыл таң.

Фото: Инстаграмнан скрин.

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция Данир Сабиров