Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

5 март көнне Балтач гимназиясендә “Балтач малае-кызчыгы-кызы-егете” бәйгесенең финал өлеше үтте

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бакча яшендәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында игълан иткән бәйгедә җәмгысе 45 бала катнашты.

Бәйге жюри канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үтте дияргә була. “Ак калфак” җәмгыятенең райондагы бүлек җитәкчесе Зөлфирә Камалова бәйгегә хәзерлекне уңай бәяләде:

– Бәйге беренче елын гына үткәрелми. Шуңа чагыштырып карау мөмкинлекләребез бар. Быел аеруча да зур хәзерлек белән киленгән. Милли төсмерләр киемдә дә, үз-үзләрен тотышларында да, чыгышларында да ярылып ята, – диде ул.

Бакча балаларының милли киемнәре бигрәкләр дә матур иде. Чыгышлары да күңелләрне иркәләде, диде жюри әгъзалары.

Кызлар арасында иң югары биеклекне – “Балтач кызы” исемен Түнтәрдән Гөлназ Әхмәдиева алды. Гөлназ блогер буларак инде күпләребезгә таныш, сәламләвен дә шуңа багышлаган иде – инстадөнья аша ул атаклы “Сәләт” лагерын да, үзенең күпкырлы сәләтен дә, дусларының күплеген дә, уңышларын да, укуын да чагылдыра алды. Кайда да терәк кирәк дигәндәй, Гөлназның икенче өлештәге миллилеккә корылган биремне үтәгәндә аңа терәк булган командасын әйтми мөмкин түгел, сәхнәне гөл итте, гөр итте аның дус кызлары, Гөлназ турында заманчалаштырып матур сүзләр әйтелде, милли йолалар, уеннар югары нотада күрсәтелде.

Егетләр арасыннан Кунырдан Ринат Сәгтдинов “Балтач егете” титулына ирешеп, җиңүче булды. Ринатның Сөмбел Гарифуллина белән башкарган чыгышы сокландырган иде – “Йортка бәби кайту” йоласын сәхнәләштерделәр алар. Йөзләрендә нур, телләрендә җылы сүз, ата-ананың бер-берсенә карата назлы карашы, өлкәннәрнең куанычы... Әхлаклы гаилә юнәлешендә җәмгыятькә видео итеп тәкъдим итәрлек күренеш иде бу.

– Әлеге бәйгедә беренче генә катнашуым түгел, – ди икенче урынны алган Кунырдан Сөмбел Гарифуллина. – Катнашкан саен үземә ни дә булса алам. Шуңа төшендем, әлеге бәйгедә тыйнаклык күбрәк өстенлек ала, тыйнаклыгыңны җиренә җиткереп, күңелләргә үткәрерлек уйный алсаң, уңышка ирешәсең икән. Сәхнәдән курыкмаска өйрәндем, хәзер мин үз-үземне сәхнәдә ышанычлы тота алам. Әлеге бәйгедә катнашам дия-дия чигәргә дә өйрәндем, хәзер әнием белән бергәләп, рәхәтләнеп калфаклар чигәбез.

Кызларның- егетләрнең кайсын гына алма, миллелеккә хас сыйфатлар ярылып ята, “Йон эрләү йоласы”, “Килен төшерү”, “Каз йолку”, сандыктагы хәзинәләрне барлау һәм башка күренешләрдә, төрле уен коралларында уйнаганда, җыр-биюгә хирыслыкта бигрәкләрдә ачык чагылды алар. Бар да табигый, бар да ихлас. Районыбызда яшәүче һәр милләт вәкиленең яшь буыны туган телен яратуын, аның белән горурлануын, үз телендә сөйләшеп, иркен сулап яшәвен күрсәтә алды бу бәйге.

Мәктәп данын яклыйсым килеп катнашам мин монда, – ди 7 нче сыйныфта укучы Арбор егете Әлфис Гыйльметдинов. – Курайда, баянда уйныйм. Уен кораллларында уйнарга Арбор мәдәният йортындагы түгәрәктә өйрәндем, Марат Габделхаков өйрәтте. Әтием “Камаз” шоферы, әнием күмәк хуҗалыкта эшли.

Әнә шулай, хезмәт сөйгән гаиләдә сәнгатьне якын итеп, яратып, туган телемне саклап-яклап үсүче яшьләребез күп безнең.

Нәниләр арасында “Балтач кызчыгы” исеменә Карадуган балалар бакчасыннан Сәфинә Гарифуллина лаек булды, “Балтач малае” исеме Бөрбаш балалар бакчасыннан Ибраһим Газизуллинга бирелде. Җиңүчеләргә, призлы урын алучыларга, номинацияләргә лаек булучыларга Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе дипломнары һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды. Ахырдан катнашучылар үзләрен кабул иткән, чыгышларын күрсәтүдә мөмкинлекләр тудырган милли мәгариф үзәге булган гимназиягә рәхмәтләрен белдерде.

Дәвамы “Хезмәт” газетасында.

Фото: автор

Тулы фоторепортажны фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге Балтач кызы Балтач егете