Актанышта кабат якташыбызны искә алалар
Мәдәният

Актанышта кабат якташыбызны искә алалар

Актанышта фаҗигале төстә вафат булган якташыбыз, журналист, Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган "Моң кайтавазы" исемендәге III республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесе үткәрелә

"Актаныш - информ"да фаҗигале төстә вафат булган якташыбыз, журналист, Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган "Моң кайтавазы" исемендәге III республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесе үткәрелә.

“Бәйгенең шартлары гади: бәйгедә катнашу өчен 5 куплеттан да артмаган шигырьне яттан сөйләп, видеоязмасын һәм түбәндәге гариза формасын тутырып kaitavaz@yandex.ru эл. почтасына "Актаныш авазына" дип ассызыклап җибәрергә кирәк. Видеоязмалар һәм гаризалар 25 марттан 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Барлык катнашучыларның да видеолары "Актаныш-информ"ның рәсми Youtube каналында да урнаштырылачак.
Безнең сылтама: https://www.youtube.com/channel/UC-EqRmSX978dFXE6iZ-H..

Бәйгенең йомгаклау өлешендә катнашучылар әзерләгән чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләячәкбез. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин. Һәр катнашучыга электрон диплом тапшырылачак. Ә җиңүчеләр "Актаныш авазы" телевидениесенең махсус тапшыруында катнашачаклар”, дип яза aktanysh-rt.ru.

Фото: aktanysh-rt.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Эльвира Ибраһимова

Нет комментариев