«Алтын көз - 2022» күргәзмәсе (фотолар)
Мәдәният

«Алтын көз - 2022» күргәзмәсе (фотолар)

«Балтач» үзәк ял паркында районыбыз китапханәчеләре тарафыннан оештырылган «Алтын көз - 2022» күргәзмәсе һәркемне гүзәллек һәм муллык дөньясына дәште.

Биредеге һәр чәчәк бәйләме, композиция, табигать могҗизалары, гигант яшелчәләр алтын көзнең муллыгын, байлыгын тагын бер кат күрсәтте. Аллага шөкер, райондашларыбыз мул, бәрәкәтле тормыш белән яши! Табыннарыбыз үзебезнең җирлектә үскән нигъмәтләрдән һәрчак сыгылып торсын, чәчәкләр яратучы райондашларыбызның тырышлыгы белән йортларыбыз гөлбакчага әйләнсен.

Чыганак


Нет комментариев