Зилә Хәмитова Казанның La Primavera камера оркестры озатуында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы сәхнәсендә чыгыш ясады.
11 май көнне С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында "Звезды из завтра"дип аталган яшь музыкантлар өчен Республикакүлəм иҗади проекты лауреатларының гала-концерты булды. Концертта Балтач балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Зилә Хәмитова да (җитәкчесе Фәйзрахманова Әлфия Фәрит кызы) Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "LA PRIMAVERA" камера оркестрына кушылып чыгыш ясады.
Сигез ел эчендә “Звезды из Завтра”да Татарстанның музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 3500гә якын сәләтле бала катнашкан. Концертның хөрмәтле кунаклары-Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев