Балтачта сәхнә түрен гөрләттеләр, Кемнәр? (+фоторепортаж)
Мәдәният

Балтачта сәхнә түрен гөрләттеләр, Кемнәр? (+фоторепортаж)

Татарстан республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, төрле милләт халыкларының җыр-бию композицияләреннән торган район бәйгесенең гала-концерты үтте.

Районыбызда өч ай дәвамында "Гөрләп торсын сәхнә түре" дип исемләнгән җырлы-биюле бәйге барды. Мәдәният коллективлары тамашачы игътибарына безнең җирлектә яшәүче халыкларның җырлы-биюле чыгышларын тәкъдим итте.

Бәйге иң элек зоналарда үтеп, иң яхшы номерлар мәдәният үзәгендә узган гала-концертта катнашты.  Сүз уңаеннан, бәйгедә барлыгы 45 мәдәният коллективы катнашкан, шуның 17се гала-концертта катнашу хокукы алган. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Гала-концертның иң матур мизгелләре хакында "Хезмәт" газетасының алдагы саныннан укып белә алачаксыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гала-концерт

Нет комментариев