Балтачта  «Салют, Җиңү» конкурсы дәвам итә
Мәдәният

Балтачта «Салют, Җиңү» конкурсы дәвам итә

2026 ел Татарстанда Гомуми хәрби һәм хезмәт даны елы дип игълан ителү сәбәпле, бу чаралар аеруча зур җаваплылык һәм патриотик рухта уза

Район күләмендә узучы «Салют, Җиңү» конкурсы Ор авыл клубында дәвам итте. Җиңү көне алдыннан Балтач районында бик эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия чаралар узуы матур күренеш.

2026 ел Татарстанда Гомуми хәрби һәм хезмәт даны елы дип игълан ителү сәбәпле, бу чаралар аеруча зур җаваплылык һәм патриотик рухта уза. Бу исә конкурста катнашучы һәр үзешчән коллективларның, зур әзерлек белән килгән һәр аерым башкаручыларның чыгышында да сизелә. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев