Балтачның үзәк чыршысындагы утларны кабызырга Кыш бабай үзе килде...
Бүген "Балтач" үзәк ял паркында урнашкан үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Бәйрәм чарасы җыр, бию, күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Балалар өчен нәкъ менә бәйрәм чарасы булды ул. Күңелле бәйгеләрдә катнашып бүләкләр оттылар, Кыш бабайга шигырь сөйләп тәм-томнарга ия булдылар, Кыш бабай-Кар кызының үзе белән фотога да төшү бәхетенә дә ирештеләр. Алай дисәң өлкәннәр дә читтә калмады, балалары белән беррәттән рәхәтләнеп күңел ачты.
Фото, видео: веб-редактор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев