Биючеләребез "Шома бас" конкурсында зур уңышка ирештеләр. Котлыйбыз! (+фото)
Мәдәният

Биючеләребез "Шома бас" конкурсында зур уңышка ирештеләр. Котлыйбыз! (+фото)

Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.

Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурс үтте. Биредә балтачлылар да катнашты. Балтач урта мәктәбенең “ЭРА” бию төркеме – икенче, ә сәнгать мәктәбенең “Восторг” бию төркеме беренче урын яулады. Биючеләрнең остазлары, хореограф Эрик Васинкин исә “Иң яхшы хореограф” исеменә лаек булып, Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев