3-4 июнь көннәрендә Республикакүләм "Татар кызы-2022" бәйгесенең ярымфиналы узды.
"Татар кызы 2022" бәйгесенең ярымфиналында Балтач кызы Диләрә Кашафуллина да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Диләрә Балтачта узган муниципаль турда җиңү яулап, зона этабында да уңышлы чыгыш ясап, ярымфинал этабына үтте.
Бәйге дәвамында катнашучыларны интеллектуаль һәм иҗади яктан сынадылар. Шулай ук кызлар милли китапханә һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында экскурсиядә булдылар, дизайнер Наҗия Галимова белән очраштылар, "Беренче театр" спектаклен карадылар.
Фото гаилә архивыннан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев