Элвин Грей "айныган"!
Мәдәният

Элвин Грей "айныган"!

Һәм Азәрбайҗанга киткән.

Ул анда беренче тапкыр "Жара" фестивалендә катнашты.

Илнең һәм дөньяның иң популяр җырчылары катнашкан чарада чыгыш ясау - зур мәртәбә. Радик Юлъякшин фестивальнең соңгы көнендә "Поколение Z" фестивалендә танылган җырларын башкарды.

Гомумән, җәй Радик өчен вакыйгаларга бай булды. Ул бик күп чараларда катнашты, бик күп җылы сүзләр ишетте, макталды, тиргәлде. Аны хәтта Миякәдә исерек килеш концерт куюда гаепләделәр.

Ләкин ул иҗат юлын дәвам итә, зур-зур фестивальләрдә катнашып, яңадан-яңа җиңүләр яулый, дип яза Кызыл таң.

Фото: instagram.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Элвин Грей

Нет комментариев