«Интертат» ка билгеле булганча, музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен җырчы Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән.
Әлеге хәбәрне раслауларын сорап, Элвин Грейның концертлар эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешесенә шалтыраттык. «Бу хактагы указга кул куелган булырга тиеш. Әмма безгә исем бирелүе турында шәхсән хәбәр итүче дә, аны тапшыручы да булмады әле», – диде ул безгә, исемен язмауны үтенеп.
Башкортстанның атказанган артисты исеме Элвин Грейга 2017 елда бирелгән иде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Комментарии
Без имени
0
0
Нинди аңа атказанган, сүзен дә әйтә алмый бит ул.