Бүген Балтач гимназиясенең 3”Б” сыйныфы укучылары башкалабыз Казанда “Ватан” дигән мәртәбәле республика фестивалендә катнашты.
Биредә алар халык авыз иҗатыннан “Каз өмәсе” күренешенең бер өзеген тәкъдим иттеләр һәм жюриның ихтирамын яулап, 1 урынга лаек булдылар. Афәрин! Көндәлек репетицияләр, мораль һәм матди чыгымнар бушка булмады, балалар әти-әниләренең, сыйныф җитәкчеләре Лилия Рашитовнаның өметләрен аклады. Алар биеп-җырлап кына калмады, әби-бабаларының яшь чактагы тормыш-көнкүрешләре белән якыннан танышты, гореф-гадәтләрен яңартты.
Нет комментариев