Исән йөреп сау кайтыгыз, егетләр!
Мәдәният

Исән йөреп сау кайтыгыз, егетләр!

29 июнь көнне, авылыбыз клубында "Армия - тормыш мәктәбе" дип аталган армиягә озату кичәсе үтте, дип хәбәр итәләр Кенә авылыннан.

Ике егетебезне котларга, изге теләкләрен җиткерергә авыл советы җитәкчесе Шамиль Вәкил улы Низамиев, авыл старостасы Мидхәт Абый Закиров, мәктәп директоры Рамиль Вәкил улы Низамиев, беренче һәм зур классларда укыткан класс җитәкчеләре, укытучылары, классташлары, дуслары, туганнары, әти әниләре килгән иде. Һәрберсенең изге теләкләре концерт номерлары белән үрелеп барды. Рәхмәт һәммәгезгә. Исән йөреп сау кайтыгыз, егетләр!

Кадрия

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


армиягә озату

Нет комментариев