"Мин матурлык эзләп йөрим...» исеме асытнда Уфага кадәр автосәяхәт кунаклары Башкортостанда Югары Яркәй авылында (Илеш районының административ үзәгендә) булдылар.
Музыкаль марафонда катнашучылар «Су буеннан әнкәй кайтып килә» композициясен башкардылар. Роуд-тур Роберт Миңнуллинның кече Ватаны - татар шагыйре Илеш районының Шәммәт авылында булдылар.
Бүген музыкантлар һәм радиостанция алып баручылары Башкортстанның дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар, иртәгә алар Уфада концерт үткәрәчәкләр.
Чыганак: ТИ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев