Мединский сүзләренчә, кулъязма кулдан төрле төстәге буяулар, алтын һәм көмеш белән бизәлгән, ә аның сакланышы искиткеч
Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский Татарстан Милли музеенда булды һәм үзенең МАХ каналында күргән экспонатлар тәэсирләре белән уртаклашты.
Ул экспозициядә тәкъдим ителгән берничә уникаль реликвияне билгеләп үтте. Алар арасында – 1606 елгы Ефремово Евангелие дә бар.
Мединский сүзләренчә, кулъязма кулдан төрле төстәге буяулар, алтын һәм көмеш белән бизәлгән, ә аның сакланышы искиткеч.
Шулай ук ул XVII гасыр азагында алтын, асылташлар һәм эмаль кертмәләр белән бизәлгән 11 килограмм авырлыктагы Адриан Евангелиега да игътибар итте.
Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев