26 нчы декабрь Казанның Уникс залында «Кышкы солянка» концерты вакытында кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хәл җырчы Илназ Сафиуллин чыгышыннан соң булган.
Мондый вакыйга әле күптән түгел генә Данир Сабиров концертында килеп чыккан иде.
«Бүгенге эвакуацияне сез залдан күзәтсәгез, безгә сәхнә артында йөгерергә туры килде. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез, концертта матур ял иткәнсездер дип өметләнәбез», — диде оештыручылар тамашачыга мөрәҗәгать итеп.
Алып баручы Айваз Садыров бу хакта: «Илназ Сафиуллин җырлаганда, ут чыгарып биегән иде, сәбәбен шуннан күрдек. Шөкер, барыбыз да исән-сау, шулай булып калсын!» — дип язды үзенең инстаграмында.
Фото: скриншот instagram.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев