Нөнәгәрдә әрәпә җыйганнар
11 июль көнне Нөнәгәрдә Авыл көне узачак
Элек электән безнең Нөнәгәр авылында "Әрәпә" җыю бик матур үтә. Ул көнне авыл җанланып ала, бар халык урамда, гармун, җыр, тавышлары, бию көйләре яңгырый. "Әрәпә" бит ул элек-электән килгән матур татар халкының йоласы.
Без дә авылыбыз көче белән үткәрелә торган авыл көненә - Сабантуйга Нөнәгәр авылында «Әрәпә»не бар авылдашлар, үзешчәннәр, авыл белән бергә, тарантаслы ат, трактор белән бүләкләр җыйдык. Әрәпә җыю - бик күңелле бәйрәм булып күңелдә кала. Гармунчыларыбыз Низамиев Нургаянга, Рамил Нигмәтҗановка бик зур рәхмәт, авыл урамы буйлап һәр кешенең күңелен күреп, биетеп, җырлатып йөрүе генә ни тора аларның. Олы яшьтәгеләрнең гармун, тальян тавышына яшьлекләрен сагынып, күзләреннән яшьләре тама. Авыл яши әле дип күңел сөенә.
Читтә яшәүче авылдашлар акчалата бүләкләрен җибәрәләр, беркем читтә калмый монда. Бердәмлек менә шунда күренә дә инде авыл халкына чын күңелдән, авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Борынгы гореф-гадәтләр искә алып Галимуллиннар гаиләсе тарантаслы атны бизәп, ә тракторчыт Кәбиров Габдрафыйк үзенең шәхси кечкенә тракторын бизәп чыккан иде. Чын күңелдән рәхмәт аларга, гаилә тынычлыгы, сәләмәтлек, тигез тормыш телисе генә кала. Һәр өй кешесе белән күрешеп, хәл сорашулар күңелгә рәхәтлек бирә. Олы яшьтәге алалар рәхмәт әйтеп кала. Аларның да яшь вакытларында әрәпә җыю мизгелләре белән урташлаштык. Авыр, ачлык заманнарында да әрәпә җыйдык, дип сөйли алар.
Безнең әби, бабайлардан калган йолаларны югалтмаска гына, сакларга кирәк. "Әрәпә" дип авылыбыз урамнары буйлап кычкырган тавышка һәр йорт хуҗасы капка төбенә чыгып каршы алды безне. Һәр урам бик матур итеп әзерләнгән. Авылның һәр урамы берләшеп өч урында табын әзерләгән иде. Алар әрәпәчеләрне, килгән кунакларны ипи, тоз, чәк - чәк белән каршы алдылар. Шигырь, җыр, татар биюләренә үрелеп барды безнең чарабыз. Һәр авыл кешесе, ак әбиләренең мидли күлмәк,чиккән яулык алъяпкычлар киеп чыгуы бу көнгә ямь өстәде.
Кич белән авыл уртасына бар халык җыелып "Әрәпә" җыю бәйрәме оештырылды. Олысы, яше, карты килгән иде. Авылыбыз үзешчәннәре җырларын бүләк иттеләр. Рәхәтләнеп татар бию көйләренә биедек, күңел ачтык. Җирлегебез җитәкчесе Закиров Илһам Наил улы авылдашларга үз рәхмәтен җиткерде. Авылыбыз кунаклары, кода-кодагыйлары булган Пүскән авылыннан Фердинанд белән Гөлфиягә дә рәхмәт диясе килә. Үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр, безнең белән "Әрәпә" җыйдылар.
11 июль көнне Нөнәгәрдә Авыл көне узачак, бик күңелле булачак, килми калмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев