Олы Әтнә авылында III «ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале узды
Фестивальдә балтачлылар «Кыз ярәшү» йоласын күрсәтте
1 август көнне Олы Әтнә авылында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында III «ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале узды.
Фестивальнең төп максаты — Казан артындагы татар туй йолаларын саклау, шулай ук туй тантанасы белән бәйле гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру.
Бәйрәм быел өченче тапкыр үткәрелде, анда биш район катнашты.
Төбәкнең милли йөзен, онытылып баручы гореф-гадәтләрен торгызуны максат иткән «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале быел яңа форматта, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды.
Быелгы фестивальгә Әтнә белән чиктәш булган — Арча, Биектау, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чакырулы иде.
«ӘтнәТуй»га танылган артистлар да килде. Кунаклар алдында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары — Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» этно-төркеме һәм «ABIEM PROJECT» төркеме чыгыш ясады.
Фестивальдә балтачлылар «Кыз ярәшү» йоласын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев