Районкүләм иҗат бәйгесе дәвам итә - 4 оешма бер сәхнәдә!!!
Мәдәният

Районкүләм иҗат бәйгесе дәвам итә - 4 оешма бер сәхнәдә!!!

"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән район җирлегендәге оешма-учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать бәйгесе дәвам итә.

Чираттагысын - 2 март, җомга көнне берьюлы 4 оешма тәкъдим итә. Балтач һәм Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы, "ХЭС" - ягъни хуҗалык эшләрендә хезмәт күрсәтүче оешма һәм "Төзекләндерү" ("Благоустройство") оешмасы коллективлары район бәйгесе кысаларында концерт программасы белән чыгыш ясый.

Хөрмәтле тамашачылар, Сезне 2 март көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә көтеп калабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


концерт

Нет комментариев