Традицион массакүләм Яңа ел бәйрәмнәре коронавирус аркасында башкачарак форматта узачак.
Балалар бакчаның яки сыйныфның бер төркеменнән булсалар гына чыршы тирәли кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән уйный ала. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Әгәр бәйрәм балалар бакчасында бер төркемдә булса әйлән-бәйләнне кулга-кул тотынып үткәрергә мөмкин булуы аңлашыла. Әгәр дә инде урамда чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга теләсәләр шулай ук рөхсәт ителә, чөнки балалар бияләйләрдән яки перчаткалардан була», - дип ассызыклады спикер.
Любовь Авдонина бәйрәмдә төрле коллектив балалары катнашса, кулга-кул тотынп әйлән-бәйлән уйнарга кирәкми, дип өстәде.
«Бүген бездә массакүләм чаралар тыелган. Шулай да элек зур чыршыларәсендәге үткәрелгән бәйрәмнәрне быел без да чикләнгән форматта уздырабыз», - диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.
Тулырак: ТИ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев