Салавыч мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хыял» яшьләр үзәге белән берлектә «Иң яхшы ир» дигән конкурс үткәргәннәр.
Бәйгедә яшь гаиләләр дә, инде бераз тәҗрибә туплаганнары катнашкан. 8 этаптан торган ярышта бер генә гаиләнең дә сер бирәсе килмәде. Людмила-Айнур Хәйруллиннар, Илсия- Рөстәм Әшрәфҗановлар, Фирдания-Рүзәл Хәкимовлар, Наталья-Рифкәть Сабировлар тапкырлыкка да, шаянлыкка да, җитезлеккә дә сыналды. Ә менә «Иң яхшы ир» исеменә Айнур Хәйруллин лаек булды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев