Бүген башкалабыз Галиәскәр Камал театры бинасында "Mix Style" бию театрыныӊ 15 еллык юбилее узачак.
Мәскәү һәм Казан артистлары белән бергә сәхнәдә районыбызныӊ «Эра» һәм «Восторг» бию коллективлары катнашачак. Бу театрныӊ җитәкчесе Кабул Амонов районыбызда бию сәнгатен үстерүдә зур ярдәм итә, аныӊ булышлыгы белән әзерләнгән бию композицияләре «Созвездие-Йолдызчык» фестивалендә югары урыннарны яулыйлар.
Нет комментариев