Тәнзилә Зәкиева "Нечкәбил 2017" җиңүчесе
Мәдәният

Тәнзилә Зәкиева "Нечкәбил 2017" җиңүчесе

Тәнзилә Зәкиева "Нечкәбил 2017" конкурсында II урын яулады.

Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева "Нечкэбил 2017" конкурсында катнашып, биремнәрнең барысын да үтәп һәм бәйгеләрдә сыналып, финал турына кадәр килеп җитә алды. Инде менә күптән көтелгән бәхетле мизгеләр җитеп җиңүчеләрне игълан итәр көн дә килеп җитте. Призерлар арасында аның да булачагына чын күҗелдән ышанып райондашларыбыз айлар дәвамында барган инша, фотобәйге, төрле номинацияләр өчен үз тавышларын бирде.

Тәнзилә Зәкиева "Нечкәбил 2017" конкурсында II урын яулады. Аның конкурска әзерләүдә ярдәм иткән гаиләсенә, якыннарына, район социаль яклау бүлеге, "Наз" үзәге кызларына, хезмәттәшләренә, район мәдәният үзәге хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне ирештерәбез.

Тәнзилә ханым, Сезне зур җиңүегез белән тәбрик итәбез!

 

Тәнзилә Зәкиева фотолары.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


нечкәбил

Нет комментариев