«Тургай» Норма балалар бакчасы бик матур бәйрәм чарасы үткәрде (фото)
Мәдәният

«Тургай» Норма балалар бакчасы бик матур бәйрәм чарасы үткәрде (фото)

Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Татар халкының шундый бәйрәмнәренең берсе — Сөмбелә бәйрәме. Аны көзге тигезлек көнендә бәйрәм итәләр. Бу вакытта уңыш җыеп алынган, көзге чәчү төгәллән була.

6 октябрь көнне безнең балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде.

Чараның максаты- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм татар халык уеннарында уйнадылар.

Чыганак


Тургай балалар бакчасы

Нет комментариев