Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Халыклар дуслыгы бәйрәме

Чепьяда удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон быдтон» узды

Гасырлардан килгән гадәт буенча язгы кыр эшләре бетеп, урак өсте башланганчы, удмурт халкы табигать кочагында рәхәтләнеп, бар мәшәкатьләрен читкә куеп күңел ача. «Гырон быдтон» — сабан, чәчү бетү дигәнне аңлата. Бәйрәм барышында табигатькә, Җир-анага рәхмәт әйтеп, мул уңыш сорап дога кылына.

Узган ял көнендә Чепья авылында бу бәйрәм зурлап үткәрелде. Көн яңгырлы булса да, халык мәйданда булды. Бәйрәмнең ачылышына килүчеләр удмурт халкының тормышын, гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар, удмурт халкы вәкилләре тарафыннан бөртекләп җыйган һәм саклаган милли бизәкләрне, осталар тарафыннан тудырылган милли кул эшләнмәләрен, традицион киемнәрне, уен коралларын һәм башка мәдәни мирас өлгеләрен күрделәр.

Зур мәйданда музыкаль тантана башланып китте. Бәйрәмнең төп бизәге — удмурт халкының фольклоры аша аның яшәешен, милли традицияләрен тасвирлаган район мәдәният йорты коллективларының театральләштерелгән күренеше булды. Шушы төбәктә яшәгән удмурт, татар, рус, мари халыкларының биюләре аша бу бәйрәмнең барлык халык өчен кадерле, мәртәбәле икәне күрсәтелде. Сергий атакай тарафыннан мул уңыш, тыныч тормыш теләп кылган догадан соң мәйдан уртасында тергезелгән утта пешерелгән, изгеләндергән ботканы кунакларга тәкъдим итү булды.

Бәйрәмнең флагын күтәрү өчен «Сорнай» күмәк хуҗалыгының алдынгы тракторчысы Алексей Матвеев, шулай ук шушы хуҗалыкның иң зур нәтиҗәләргә ирешкән сыер савучы Галина Плотникова чакырылды. Җилдә җилфердәгән флаг бәйрәмнең башлануы турында хәбәр итте.


Рамил Нотфуллин районыбызның удмурт халкын бу олы бәйрәм белән котлап чыгыш ясады: 
— Сезне язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын символлаштырган удмурт халык бәйрәме «Гырон быдтон» белән чын күңелдән котлыйм! «Гырон быдтон» ул районыбызның удмурт халкы өчен генә түгел, ә барлык халкыбыз өчен дә зур бәйрәм. Нәкъ менә ул безне тарихи узганыбызга һәм милли традицияләргә кайтара, буыннарның өзелмәс рухи бәйләнешен тәэмин итә. Ул хаклы рәвештә районыбыз халкының иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәме булып тора. Бу көнне без туендыручы җиребезгә һәм армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәннәренә тиешле хөрмәт күрсәтәбез. Райо-ныбыз халкы ирешкән уңышларда сезнең дә керткән өлешегез бихисап зур. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын. Район җитәкчелеге исеменнән барыгызны да шушы бәйрәм белән тәбрик итәм, һәркемгә бәхет, сәламәтлек, һәр гаиләгә тигез тормыш, һәрберебезнең баш өстендә аяз күк йөзе булуын телим!


Иң элек сәхнә түренә шушы удмурт халкының милли бәйрәмен еллар буена югары рухта, төп традицияләрне саклап үткәрүгә зур өлеш керткән ветераннар чакырылды. 30 елдан артык Урта Көшкәт урта мәктәбе директоры булып эшләгән Иван Ермаков мәктәп директоры булган чорларда укучы балаларны удмурт халкының милли традицияләрендә тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкарды. Хәтта Удмуртия республикасының үзендә удмурт телендә дәресләр алып барылмаганда да, бу мәктәптә укучыларга белемнәр удмурт телендә бирелде. Удмурт телендә дәреслекләрне булдыру, саклау, методик ярдәмлекләрне эшләү буенча мәктәп коллективы тарафыннан күләмле иҗади хезмәт куелды.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Чепья урта мәктәбе директоры булып утыз елга якын хезмәт куйган Василий Трофимов та уникаль шәхес. Дистә еллар элек мәктәпне тәмамлаган укучылар аны әле дә зур хөрмәт хисләре белән искә алалар. Удмурт, татар, рус, мари һәм башка милләт укучылары дистә еллар бер коллектив, бер йодрык булып, матур нәтиҗәләр белән республикада, ра-йонда дан казандылар. Монда мәктәп директоры Василий Федоровичның хезмәте зур. Сәхнәдә ра-йон башлыгы Рамил Нотфуллин аңа үзенең җылы сүзләрен җиткерде.
Кече Лызи мәктәбе директоры булып озак еллар эшләгән Петр Байтугановка да Рамил Нотфуллин үзенең изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәхнәгә Чепья авылында озак еллар күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, удмурт халкын рухи яктан тәрбияләүгә көчен куйган Петр Чернов күтәрелде. Нәрсә генә булса да, мин Сезне районның Баш удмурты, дип саныйм, диде аңа Рамил Рашитович. Удмурт халкы арасында гына түгел, күп еллар кулга-кул тотынып эшләгән җитәкче хезмәттәшләрең арасында абруең зур, тигез яшә, дип теләкләрен әйтте, районның Рәхмәт хатын җиткерде.

Озак еллар Сырья мәктәбендә укытучы, директор булып эшләгән, дистә елдан артык районның «Кенеш» оешмасын җитәкләгән, аны оештырган Леонид Сапожниковка да бу көнне хөрмәт мулдан күрсәтелде. Ул, үз авылының яшәешен, гомумән, удмурт халкының мирасын өйрәнүгә гаҗәеп зур хезмәт куйган шәхес. Рухи материаллар җыеп, фольк-лорны өйрәнеп, «Сокровище удмуртского народа. Песни, танцы и игры шошминсикх удмуртов» дигән китабын дөньяга чыгарды. Балтач районы башлыгы аңа үзенең җылы теләкләрен белдерде һәм Рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук сәхнә түрендә хезмәттә уңыш казанучы һәм удмурт халкының миллилеген саклау, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән бер төркем алдынгыларга район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Районыбыз удмуртлары яшәгән һәм хезмәт иткән хуҗалыклар ярдәме белән булдырылган күчмә ашханәләрдә удмурт милли ашлары — «гур табанянь», «перепеч», «мыльым», милли эчемлекләр һәм изгеләндерелгән ритуаль ботка тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар традицион удмурт уеннарында һәм ярышларында көч сынаштылар, алар арасында бер капчык ашлык белән йөгерү, чаңгыда йөгерү, капчык киеп йөгерү, әтәч тоту уеннары һ.б. бар иде. Бу уеннар төрле яшьтәге тамашачыларны һәм катнашучыларны җәлеп итте.

«Италмас» удмурт дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле чыгышы районнардан килгән коллективларның һәм үзешчән артистларның җыр-биюләре белән чиратлашып барды — һәркем үзенең осталыгын һәм ата-баба традицияләренә мәхәббәтен күрсәтә алды. 1936 елда оешкан, Халыклар дуслыгы орденлы Удмурт Республикасының Анатолий Васильевич Мамонтов исемендәге «Италмас» академия җыр һәм бию ансамбле Россиядә һәм чит илләрдә танылган коллектив. Үз тарихында ансамбль дөньяның күп кенә илләрендә була, Россиянең профессиональ халык коллективлары конкурсларында катнаша һәм күп тапкырлар җиңү яулый. Коллективның районыбызга килеп, концертлар куйганына да хәйран вакыт үткән. Сагынганнар икән шул аларны. Сибәләп торган яңгыр астында концертны куючылар да, караучылар да бер булып, бер сулыш белән милли җырлар һәм биюләр тәэсирендә булдылар. 

Соңыннан үз көчләре белән булдырылган экстремаль ярыш үткәрү мәйданында «корыч айгыр» — мотоциклларда ярыш узды. Без яңгырдан курыкмыйбыз, безгә ул осталыгыбызны күрсәтергә мөмкинлекне тагын да арттыра, дип шаярттылар бу ярышларны үз итүчеләр. Өсләре манма су, пычрак, мотоциклларын балчыктан аралап алырлык булмаса да, аларның йөзләре бәхетле иде. Бу күңел күтәренкелеге дәвамлы булсын, алда тагын зур ярышларда күрергә насыйп булсын, диештеләр.

Бу бәйрәмнән катнашучылар, кунаклар күк йөзе аяз, уңышлар мулдан, һәркемгә сәламәтлек һәм бәхет-шатлык, куанычлы көннәр телибез, киләсе елларда да бәйрәмне үткәрергә насыйп булсын, дип таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев