Тып-тын гына ап-ак карлар ява, Саф аклыкка күмеп дөньяны.
Тып-тын гына ап-ак карлар ява,
Саф аклыкка күмеп дөньяны.
Бу аклыкның сихри мизгелләрен
Һәрбер җаннар ихлас тоямы?
Яу син, карым, әйдә, туктама әле
Аклык-сафлык күчсен җаннарга.
Күңел күзләре дә ачылып китәр,
Сокланыйк бер туар таңнарга.
Тирә-як тын, рәхәт аклык кына
Хисләнеп лә тибә һәр йөрәк.
Кышларда бит сихри мең матурлык –
Бары күрә белергә кирәк.
Сәлимә ГАБДЕЛХАКОВА,
Яңгул авылы.
Фото: pixabay.com/ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев