50 педагог туган тел укытучылары конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк
Мәгариф

50 педагог туган тел укытучылары конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-классының бөтенроссия конкурсы финалы 22-24 мартта Казанда узачак.

Татарстанда 50 укытучы туган тел конкурсында көч сынашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының финал этабы 22-24 мартта Казанда узачак.

Конкурсның финалына 17 татар теле, 10 рус теле, алтысы — чуваш, дүртесе — мари һәм икесе мордва теле укытучысы үтте. Моннан тыш, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы - РФнең башка субъектлары вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2012 елдан башлап ел саен «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Фото: редакция архивыннан

Тулырак: КВ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Туган тел укытучылары

Нет комментариев