Рольләрне искиткеч матур башкардылар, таң калып, бирелеп карап утырдык.
Районыбызның һәрбер балалар бакчасы Чыршы бәйрәмнәре уздырып, балаларның, шул ук вакытта әти-әниләрнең дә, әби-бабаларның да күңелләрен күрде.Бистәнең 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә әкият геройлары булып киенеп уйнадылар, рольләрне искиткеч матур башкардылар, таң калып, бирелеп карап утырдык. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кабатланмас җырлар-биюләр өйрәнгәннәр, әниләрне дә чакырып уйнаттылар. Ел символы тычкан уенчыклары ясауда актив катнашкан гаиләләр бүләкләнде. Кыш бабай әти-әниләргә дә күчтәнәч -бүләкләр алып килгән. Ахырдан дискотека булды, фотосессияләр оештырылды. Әнә шулай, күңелле уза хәзер бакчада да Яңа еллар! Сездә ничектер, "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә әнә шулай!
Нет комментариев